news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфадагы күренекле татар рәссамы истәлегенә күргәзмә
Уфадагы “Иҗат” сәнгать галереясендә танылган татар рәссамы, Башкортстанның атказанган рәссамы Искәндәр Сәяпов истәлегенә аның эшләреннән күргәзмә ачылды
Скопировать ссылку
(Уфа, 3 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы “Иҗат” сәнгать галереясендә танылган татар рәссамы, Башкортстанның атказанган рәссамы Искәндәр Сәяпов истәлегенә аның эшләреннән күргәзмә ачылды.
Анда И.Сәяповның тормыш иптәше, балалары, оныклары, танылган рәссамнар, сәнгать белгечләре һәм рәсем сәнгатен сөючеләр килгән иде. Күргәзмәгә күренекле рәссамның кырыктан артык картинасы куелган. Алар арасында портретлар да, табигать күренешләре, натюрмортлар, жанр сурәтләре дә бар.
Искәндәр Әгъзам улы Сәяпов үтә дә татар җанлы иҗатчыларның берсе иде. Шулай ук татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән театр рәссамнарының берсе булды ул.
Искәндәр Әгъзам улы Сәяпов 1934 елның 15 сентябрендә Башкортстанның Борай районының Чишмә-Борай исемле матур татар авылында туа. 196-1967 елларда Уфа сәнгать училищесында белем ала. 1968-1973 елларда Борай районы татар халык театрында рәссам-куючы булып эшли И.Сәяпов.
1973-1978 елларда Уфа дәүләт сәнгать институтының сынлы сәнгать бүлегендә белем ала талантлы милләттәшебез. 1991-1998 елларда Искәндәр Сәяпов Туймазы татар дәүләт драма театрының баш рәссамы вазыйфаларын башкарды. Аннан соң Уфага кайткач, Башкортстан дәүләт филармониясендә рәссам булып эшләде. 2002 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр Башкортстанның Нестеров исемендәге дәүләт сәнгать музееның “Иҗат” күргәзмә залының мөдире вазыйфаларын башкарды булдыклы милләттәшебез.
И.Сәяпов дистәләрчә шәхси күргәзмәсен оештырды һәм бихисап берлектәге күргәзмәләрдә үзенең соклангыч картиналары белән катнашты. Яшь рәссамнар өчен эчкерсез остаз да булды ул.
Әле Искәндәр Сәяповның Уфадагы “Иҗат” сәнгать галереясендә ачылган күргәзмзсе бер ай дәвамында күрсәтеләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot