news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфадагы ислам дине мәсьәләләренә багышланган җыен үтте
Уфадагы Үзәк диния нәзараты оештырылуга 220 ел тулу уңаеннан “Уфа – Россия ислам үзәге” исемле фәнни-гамәли конференция булып үтте
Скопировать ссылку
(Уфа, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дин әһелләре, Корбан гаете бәйрәме алдыннан, тагын бер истәлекле чара оештырды.
Уфадагы Үзәк диния нәзараты оештырылуга 220 ел тулу уңаеннан “Уфа – Россия ислам үзәге” исемле фәнни-гамәли конференция булып үтте. Әлеге җыен үзе дә Уфадагы Үзәк диния нәзаратында оештырылды. Анда төп доклад белән баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чыгыш ясады. Шулай ук Мәскәүдән һәм башка төбәкләрдән килгән галимнәр һәм дин әһелләре дә кызыклы чыгышлар тәкъдим итте.
Уфадагы Үзәк диния нәзараты, патшабикә Екатерина II фәрманы белән, 1788 елның 22 сентябрендә төзелә. 1789 елның декабрендә Уфада ачыла. Баштан ук ул “Уфа (1796 елдан - Ырымбур) Диния магометаннар законы җыены” дип атала. Аның вәкаләтләре Уфа наместниклыгы һәм Ырымбур губернасы (соңрак, Таврический наместниклыгыннан тыш, тоташ Россиядә) биләмәләрендә тормышка ашырыла.
Үзәк диния нәзараты 1846-1917 елларда Ырымбур магометан (мөселман) дини җыелышы дип атала. Мөфтине исә, эчке эшләр министры һәм җирле хакимият тәкъдиме белән, император тәгаенли. Дини җыелыш әгъзаларын 1889 елга кадәр Казан губернасы дин әһелләре сайлый. Соңыннан мөфти тәкъдиме белән алар эчке эшләр министры тарафыннан раслана. Мөфти дә, Дини җыелыш әгъзалары да, хезмәткәрләр дә, дәүләт хезмәткәрләре кебек үк, хезмәт хакы алган.
1917 елдан Дини җыелыш Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк диния нәзараты дип үзгәртелә. 1927 елда нәзарәткә 14825 мәхәллә керә. 1930нчы елларда мөселман руханиларына ныклы басым, аларны аяусыз эзәрлекләү башлана, күпчелеге кулга алына, юк ителә, барлык мәчетләр дә диярлек җимертелә, яндырыла, йә башка максатларда файдаланылучы биналарга әйләндерелә.
1948 елда Уфадагы нәзарат СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Үзәк диния нәзараты дигән исемне ала һәм аның яңа низамнамәсе кабул ителә.
1980 елдан бирле Уфадагы атаклы диния нәзаратына мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин рәислек итә. Соңгы елларда Башкортстанда мәчетләр саны 1 меңнән артып китте. Монда Үзәк диния нәзаратының да өлеше биниһая.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2