news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфадагы “Ихлас моң” татар җыр театры яңа программасын тәкъдим итә

Уфадагы “Ихлас моң” татар җыр театры яңа программасын тәкъдим итә

(Уфа, 7 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда өч ел эшләп килүче “Ихлас моң” татар җыр театры сәнгатькәрләре үзләренең өр-яңа программасын әзерләп бетте. Алар аны иң башта Уфа тамашачыларына тәкъдим итәргә булды. Яз сулышы белән сугарылган бу тамашаны “Ихлас моң” җыр театры бу көннәрдә гүзәл затларның күркәм бәйрәменә багышлый.

“Ихлас моң” җыр театрының яңа концертын беренче булып иртәгә Уфадагы мең кеше сыйдырышлы “Юбилейный” мәдәният сараенда күреп булачак. Ә 9 март көнне яраткан җырчыларыбыз Уфаның Мотор эшләүчеләр мәдәният сараенда чыгыш ясаячак.

Яңа тамашада “Ихлас моң”ның популяр җырчылары Марат Шәйбәков, Әнвәр Нургалин һәм Ирина Вәлиева үзләренең элекке хитларын да, яңа әсәсрләрен дә башкарачак. Әлеге программага Казаннан махсус кунак, яшь җырчы Чулпан Әхмәтова да чакырылды. Концертта шулай ук дәртле биюләр, нәфис сүз остасының көлкеле монологлары да булачак. Шулай итеп сөекле ханым һәм туташларга, апаларга һәм ак әбиләребезгә озак истә калырлык матур тамаша тәкъдим итәчәк талантлы артистларыбыз.

Аннан соң алар республика районнарына һәм башка күрше төбәкләргә дә иҗат сәфәрләренә чыгып китә. Апрель азакларында исә “Ихлас моң” сәнгатькәрләрен ерак Себер якларында милли җыр-моңнарыбызга сусап яшәүче милләттәшләребез көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot