news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфадагы "Евразия йөрәге” фестиваленә Юрий Шевчук, Әскәр Абдразаков, Земфира, Алсу килә

Быел 12-15 июньдә Уфа амфитеатрында “Евразия йөрәге” Халыкара сәнгать фестивале була.

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ"). Уфада “Евразия йөрәге” Халыкара сәнгать фестивалендә танылган якташлар - Юрий Шевчук, Әскәр Абдразаков, Земфира, Алсу чыгыш ясаячак. Йолдызлар чарада катнашырга ризалашкан инде. Бу хакта "Башинформ"агентлыгы хәбәр итте.

Хәзерге вакытта чыгыш ясау көннәре турында фикер алышу бара. "Голос" проекты финалчысы Рушана Вәлиева да җырларга вәгъдә итә. Россия Федерациясеең Милли гвардия гаскәрләренең үрнәк-күрсәтмә симфоник оркестры белән сөйләшүләр алып барыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

12-15 июньдә Уфа амфитеатрында “Евразия йөрәге” Халыкара сәнгать фестивале узачак.  Тамаша кысаларында Башкортстан Республикасы Милли симфоник һәм Яшьләр симфоник оркестрлары катнашында Симфоник төн, фольклор төркем катнашында этнотөн, милли костюмнар белән парад планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot