Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфадагы джаз бәйрәменә милләттәшебез Марат Юлдыбаев Таиландтан кайтты
Уфадагы джаз бәйрәменә милләттәшебез Марат Юлдыбаев Таиландтан кайтты
(Уфа, 2 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада «Джаз Мастер Уфа» дип аталган I халыкара джаз фестивале башланды. Ул Башкортстан Рус дәүләт академия драма театры бинасында өч көн дәвам итәчәк.
Башкортстандагы матур сәнгать бәйрәменә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән танылган музыкантлар килде. Таиландтан, джаз музыкасы концертларында катнашу өчен, якташыбыз, татар егете Марат Юлдыбаев та махсус кайтты. Сиксәненче еллар азагында Марат әфәнде Уфада үзенең иҗатташ дуслары белән «Дустар» инструменталь-джаз ансамблен оештырган иде. Кыска гына арада бу сәнгать төркеме республикага гына түгел, ә бар илгә танылды. Югары осталыкка ирешкән виртуоз музыкантлар тупланган иде ул иҗади коллективка. Ансамбльдә уйнаган популяр татар җырчысы һәм музыкант Рамил Медьяр-Камал да хәзер 10 ел инде Таиландта яшәп иҗат итә. Вакыты кысан булу сәбәпле, әле ул Уфада үтүче джаз музыкасы бәйрәменә кайта алмады.
Туган ягына берничә ел кайтмаган Марат Юлдыбаев исә Уфадагы матур үзгәрешләргә соклануын яшерми. «Әлбәттә, Уфада Таиландтагы кебек җылы түгел, ләкин туган якта булу хисе үзе үк күңелне җылыта. Туган шәһәремнең елдан-ел матурлана, заманча шәһәргә әйләнә баруын күрү дә күңелле», – ди ул. Марат Юлдыбаев дөньяда билгеле джаз музыкантларының берсе.
Әле Уфада узучы музыка фестиваленә Марат Юлдыбаев кебек дөньякүләм танылган музыкантлар Франциядән, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм башка шәһәрләрдән килгән. Республиканың мәдәни тормышында зур вакыйга булачак әлеге фестивальдә виртуоз корифейлар белән бер сәхнәдә яшь музыкантлар да чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз