news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфадагы "Дыхание танца" күргәзмәсендә "Нуриев" курчагы тәкъдим ителәчәк

"Нуриев" курчагы һәм аның портреты легендар балет артисты Рудольф Нуриевның тууына 80 ел тулуга багышланган.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). 11 апрель көне 15.00 сәгатьтә Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Дыхание танца» дигән күргәзмә ачыла. Анда "Нуриев" курчагы да урын алачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

"Нуриев" курчагы һәм аның портреты легендар балет артисты һәм мәшһүр хореограф Рудольф Нуриевның тууына 80 ел тулуга багышланган.

Күргәзмәгә килүчеләр игътибарына рәссам-педагоглар Нелли Шәрипова, Әлфия Бикбулатова һәм аларның укучыларының академик техникада башкарылган картиналары, график эшләре һәм курчаклары тәкъдим ителәчәк. Авторларга үз әсәрләрен иҗат итәргә балет сәнгате, башкорт халык биюе, фламенко, парлы һәм ялгыз биюләр рухландырган.

«Күргәзмәдә тәкъдим ителгән һәр сәнгать әсәре үз авторы турында күп нәрсә сөйли ала. Тылсым, фантазияләр, иллюзияләр дөньясы — боларның барысы да рәссамга бәхетле мизгелләр бүләк итә», - ди күргәзмәне оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100