news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфадагы диния нәзаратында шәмаилләр күргәзмәсе оештырылды

Әлеге үзенчәлекле экспозицияне бу юлы һөнәри рәссам түгел, ә Уфа Эчке эшләр министрлыгының юридик институты талибы Рузил Сөләйманов әзерләде

(Уфа, 19 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтендә соклангыч матур шәмаилләр күргәзмәсе ачылды.
Әлеге үзенчәлекле экспозицияне бу юлы һөнәри рәссам түгел, ә Уфа Эчке эшләр министрлыгының юридик институты талибы Рузил Сөләйманов әзерләде. Шәмаилләр иҗат итү белән Рузил ике ел элек кенә шөгыльләнә башлаган. Аңа бу илһамлы эшендә Мисырдан килгән дин мөгаллиме Айсәр хәзрәт ярдәм итә.
Рузил Сөләйманов шәмаилләрен, нигездә, агачка уеп ясый. Шәмаилләрнең сүзләренә ул төрле аятьләрне, сурәләрне файдалана. Күргәзмәне ачу тантанасында чыгыш ясаган Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәмәт хәзрәт Нигъмәтулла да, башкалар да Рузилнең матур әсәрләренә югары бәя бирде. Ираннан килгән мөгаллимнәр яшь талантның шәмаилләрен чит илләргә алып барып күрсәтү мөмкинлеген дә әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot