news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфадагы чараларда Татарстан әдипләре дә катнаша
Башкортстанга танылган татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Ибраһимов белән күренекле шагыйрь Ренат Харис килде
Скопировать ссылку
(Уфа, 23 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанга танылган татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Илфак Ибраһимов белән күренекле шагыйрь Ренат Харис килде.
Хөрмәтле кунаклар Башкортстанда бу көннәрдә үтүче чараларга чакырулы. Кичә Илфак Ибраһимов белән Ренат Харис Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 90 еллыгына багышлап уздырылган хәтер һәм кадер кичәсендә катнашты. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында узган мәдәни чарада Илфак Ибраһимов та чыгыш ясады.
Бүген Уфада Русия Язучылар берлеге идарәсе секретариатының күчмә утырышы булып үтә. Аны Башкортстан Язучылар берлеге оештырылуга 75 ел тулуга туры китерделәр. Бүгенге чарада да Татарстан әдипләре катнаша һәм чыгыш ясый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot