news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфадагы бер егет йөргән кызына 17 тапкыр пычак белән кадаган

23 яшьлек кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Уфаның Калинин районында урнашкан бер кибеттә 26 яшьлек егет йөргән кызына 17 тапкыр пычак белән кадаган. Бу хакта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл кичә 23 яшьлек кыз егетенә бүтән очрашырга теләмәве хакында белдергәннән соң булган.

Җинаять кылгач, егет үз күкрәген пычак белән яралаган. Аны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot