news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфадагы бәйгедә Нурия Ирсаева гран-при алды
Быел өченче тапкыр оештырылган шушы ярышма Мостай Кәримнең тууына 90 ел тулуга багышланды
Скопировать ссылку
(Уфа, 16 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы Актерлар йортында театр артистларының “Сүз остасы” республика бәйгесе булып үтте. Быел өченче тапкыр оештырылган шушы ярышма Мостай Кәримнең тууына 90 ел тулуга багышланды.
“Сүз остасы” бәйгесендә театрлар артистлары сәнгатьле итеп әдәби әсәрләр сөйләүдә көч сынаша. Быел бу ярышмада иң күренекле театр сәнгате осталары да катнашты. Нәтиҗәдә гран-прины М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актрисасы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисткасы Нурия Ирсаева яулады.
Беренче премиягә М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актрисасы Вәкилә Калмантаева лаек булды. Икенче бүләк Стәрлетамак рус дәүләт драма театры актрисасы Инга Яруллина өлешенә төште. Ә өченче премияне Башкорт академтеатры актеры Арслан Янбәков алды.
Башка чыгыш ясаучыларга да төрле номинация бүләкләре тапшырылды. Мисал өчен, Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры артисткасы Гөлназ Исмәгыйлева республика мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең махсус бүләген алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2