news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфадагы атаклы татар әдибе юбилеен билгели
Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка 80 яшь тулды. Шушы уңайдан бу көннәрдә төрле тарафлардан ихлас котлаулар кабул итә ул
Скопировать ссылку
(Уфа, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка 80 яшь тулды. Шушы уңайдан бу көннәрдә төрле тарафлардан ихлас котлаулар кабул итә ул.
Башкортстанның Зианчура районындагы Күгәрчен исемле бик матур татар авылында туып үскән Марат Кәримовның зур талант иясе булачагы маңгаена ук язылган булган күрәсең. Кечкенәдән үк иҗат белән шыгыльләнергә яраткан сәләтле малай яшьтәшләре арасында үзенең гел шигыранә телдә сөйләшергә яратуы белән аерылып тора.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Марат Кәримов башта Ырымбурда, аннан соң Зилаер педагогия училищесында укый. Армия хезмәтеннән әйләнеп кайткач, яшь белгеч Уфадагы “Ленинчы” гәзитендә журналист һөнәре нечкәлекләренә өйрәнә. Аннан соң Мәскәүдә башта югары комсомол курсларында, соңрак әдәби курсларда белем алу еллары бай тәҗрибә бирә егеткә.
Уфага әйләнеп кайткач, Марат Кәримов тулысынча журналистикага һәм әдәби иҗатка чума. “Пионер” һәм “Һәнәк” журналларының баш мөхәррире вазыйфаларын башкара, республика телевидениесенең әдәбият редакциясендә хезмәт итә. Шул елларда журналист эшчәнлеген әдәби иҗат белән бергә алып барды талантлы шәхес.
Төрле телләрдә дистәләгән шигырь һәм проза китаплары дөнья күрде аның. Иҗатында лирика өстенлек алса да, Марат Кәримов сатира һәм юмор остасы буларак танылды. Бу җәһәттән Башкортстан әдәбиятын югары баскычка күтәрде ул. Хәтта шул чәнечкеле иҗаты өчен талантлы шәхес шактый еллар буе республикада төрлечә басымнарга да дучар булу чорын кичерде. Әмма шундый кимсетелүләрне дә, язмышына буйсынмыйча, горур җиңеп чыкты олуг әдип.
Марат ага Башкортстан Язучылар берлегендәге татар телле язучылар берләшмәсенә дә берничә ел җитәкчелек итте. Шул еллар эчендә, республиканың бихисап татар районнарында булып, әдәби иҗатка сәләтле яшьләрне һәм башлап язучыларны табуда һәм аларны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүдә бәяләп бетергесез зур һәм игелекле эшләр башкарды М. Кәримов. Аның ярдәмендә әдәбиятка килгән күп кенә татар шагыйрьләре һәм прозаиклары хәзер Язучылар берлеге әгъзалары булып китте һәм үз җыентыкларын чыгарды.
Әле үзенең 80 яшьлек юбилеен да аксакал шагыйребез илһамлы иҗатта каршылады. Аның сайланма әсәрләренең 3 томлыгы Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге дәүләт ”Китап” нәшриятында дөнья күрде. Хәзер шунда ук 4нче һәм 5нче томнары чират көтеп ята.
Халык шагыйренең түгәрәк юбилее чаралары гыйнвар азагында Зианчура районы үзгендәге мәдәният сараенда һәм аның туган авылы Күгәрчендә зурлап билгеләнәчәк. Анда Татарстан әдипләре дә кунакка киләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2