news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфадагы “Алтын ай” төркеме гүзәл затларны котлый
Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар егете, яшь җырчы Илмир Газизуллин 8 март бәйрәменә бүләк әзерләде
Скопировать ссылку
(Уфа, 5 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар егете, яшь җырчы Илмир Газизуллин 8 март бәйрәменә бүләк әзерләде. Үзе җитәкчелек иткән “Алтын ай” сәнгать төркеме егетләре һәм кызлары белән гүзәл хатын-кызларыбызга искиткеч матур концерт күрсәтәчәк ул.
“Их серле бу дөнья” исемле тамашаны 8 март көнне Шәһәр мәдәният сараенда тәкъдим итәчәк талант ияләре. Анда яңа җырлар да, элекке хитлар да, дәртле биюләр дә күп булачак.
Илмир Газизуллин, Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, берничә ел “Нур” татар дәүләт драма театрында эшләде. Анда кыска гына арада, истә калырлык образлар иҗат итеп, тамашачыларның сөюен яулап өлгергән иде.
Әмма җырга тартылуы аны “Айдар” театр-студиясенә алып килде. Биредә өч елга якын эшләп алды ул. Айдар Галимовның киңәшен тотып, Илмир җиде ел элек үзаллы иҗатка тотынды һәм татар егетләре белән кызларыннан торган “Алтын ай” исемле аерым сәнгать төркеме оештырды. Милли җыр сәнгатебездә үз урынын алган сәләтле егет үзе дә, иҗатташ дуслары да узган җиде ел эчендә халык арасында хөрмәт казана алды. Халык җырларын да, заманча эстрада әсәрләрен дә бердәй оста башкара алар. Иң мөһиме – төркемнең милли рухыбызны тоеп эшләве һәм һәрчак иҗади эзләнүдә булуы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot