news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада журналистика ветераны, фронтовик язучы Рамазан Кутушев вафат булган

Рамазан Кутушев Башкорт энциклопедиясе өчен күп кенә мәкаләләр язган, шулай ук әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнгән, китаплар чыгарган.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада Бөек Ватан сугышы ветераны, журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе Рамазан Кутушев 96нчы яшендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Кутушев Рамазан Нургали улы – Бөек Ватан сугышы ветераны, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Уфа дәүләт авиация-технология университеты фәлсәфә кафедрасының элеккеге доценты, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.

Рамазан Кутушев Башкорт энциклопедиясе өчен күп кенә мәкаләләр язган, шулай ук әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнгән, китаплар чыгарган. Алар арасында «Зенитчылар» дигән роман да бар.

Ветеранны Ишембай районында туган авылында җирләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot