news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада журналист Наил Шаһвиәлиевкә һөҗүм иткәннәр

Журналист, һөҗүм очрагын тикшерүне сорап, полициягә гариза язган.

(Уфа, 5 февраль, "Татар-информ", Миләүшә Латыйпова). Уфада "Итар-ТАСС" мәгълүмат агентылыгының журналисты Наил Шаһвәлиевкә һөҗүм иткәннәр. Хәбәрче "Татар-информ" агентлыгына бу хәлнең ничек булганын сөйләде.

3 февраль көнне кич урамнан барганда журналист янына таныш булмаган ике ир-егет килеп, тартырга сорый. Көтмәгәндә Наил Шаһвәлиевкә суга башлыйлар. Хәбәрче, һөҗүм итүчеләрнең кулыннан ычкынып, якында урнашкан "Телецентр" бинасы янына йөгереп килә, сакчылардан ярдәм сорый. Әмма журналист әйтүенчә, сакчылар бу хәлгә битараф кала.

"Булган хәлдән соң, полиция хезмәткәрләренә гариза яздым. Әлеге вакытта табибларда тикшерүләр үтәм, алган тән җәрәхәтләрен яздырып алам. Мина һөҗүм итүне һөнәрем белән бәйле дип әйтә алмыйм. Әлегә берни дә билгеле түгел", – диде Наил Шаһвәлиев "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә.

Наил Шаһвәлиев " Итар-ТАСС" агентлыгында 6 ел тирәсе эшли. Ул кайнар нокталардан, шул исәптән Сириядән репортажлар әзерли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100