25 майда 19:00 сәгатьтә Уфа «Нур» татар дәүләт театрының Зур залында «Аһ, туган каумем газиз» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак.
Чара татар шагыйре, алтын чыгаручы, меценат, Русиянең 1нче чакырылыш Дәүләт Думасы әгъзасы Дәрдмәндкә (Закир Рәмиевка) багышлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы Башкортстандагы вәкиллегенә сылтама белән хәбәр итә.
Кичәдә Башкортстанның һәм Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән театр артистлары катнашачак. Чарада тамашачылар Дәрдмәнднең бай иҗади һәм тормыш юлы белән танышачак.
Театр музеенда шагыйрь һәм эшмәкәрнең шәхси әйберләреннән, эш коралларыннан, Дәрдмәнд турындагы басма-язмалардан тупланган күргәзмә эшләячәк.
Ул күргәзмәнең кайбер экспонатлары музейда алданрак урнаштырылды һәм киң җәмәгатьчелек игътибарына чыгарылды.