Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада «Заһитов көннәре» республика фәнни-гамәли конференциясе узды
1 апрельдә Уфаның 65 нче татар гимназиясендә «Заһитов көннәре» республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовның якты истәлегенә багышланган чарада республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте.
Конференцияне гимназия директоры Әнфисә Галимҗанова ачты. Чарада катнашучыларны Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, Россия Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева тәбрикләде.
Бу елны эксперт комиссиясесенә 37 проект тәкъдим ителгән. Аларның 86сы йомгаклау этабына узган. Укучылар биш номинациядә: Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбызның каһарманлыгы, кораллы конфликтлар вакытында, махсус хәрби операция зонасында, ил тарихында эз калдырган геройлар, музейлар эшчәнлеге, телне саклау һәм патриотик тәрбия бирү темалары буенча проект эшләрен яклаган.
Конференция җиңүчеләренә иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән грамоталар, бүләкләр тапшырылган. Татарстанның Башкортстандагы Даими вәкиле Илсур Ихсанов ярдәмчесе Ләйсән Сираева конференциядә миллилеге, халыкчанлыгы, гореф-гадәтләргә нигезләнгән эшләрне яклаучы укучыларны аерым билгеләп, истәлекле бүләкләр тапшыра.
Конференция кысаларында, кунакларга хәрби тематикага музыкаль композиция, осталык дәресләре, белем учагының данлыклы «Мирас» этнографик музеена, шулай ук Хәрби Дан музеена сәяхәт оештырылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз