news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада “Зөләйха күзләрен ача” авторы укучылар белән аралашачак

Гүзәл Яхина башкорт башкаласына бары бер генә көнгә - 27 февральдә киләчәк.

Уфада “Зөләйха күзләрен ача” авторы укучылар белән аралашачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Уфада “Зөләйха күзләрен ача” китабы авторы Гүзәл Яхина романы буенча куелган спектакльне караячак һәм китап укучылар белән аралашачак. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Гүзәл Яхина башкорт башкаласына бары бер генә көнгә - 27 февральдә киләчәк. 

Республика язучылары белән иҗади очрашу Милли китапханәдә узачак. Биредә язучы ике ел эчендә дөньяның берничә телендә басылган “Зөләйха күзләрен ача” китабының титул тышлыклары коллекциясен караячак.

Башкорт дәүләт драма театры фойесында Гүзәл Яхина спектакльгә килгән китап укучылар белән аралашачак, автограф-сессия булачак. Спектакльдән соң  актерлар һәм иҗади төркем белән тамаша хакында фикер алышачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot