news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Зәки Вәлидинең китабы чыкты

Бу җыентык - “Китап” нәшрияты Зәки Вәлидинең тууына 120 ел тулуга багышлап нәшер ителүче басмалар тупланмасыннан чираттагысы

(Уфа, 1 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшрияты танылган җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Зәки Вәлидинең иҗатын яратучыларга зур бүләк эшләде. Күренекле шәхеснең киң билгеле “Башкорт тарихы” исемле хезмәте рус телендә дөнья күрде. Бу җыентык - “Китап” нәшрияты Зәки Вәлидинең тууына 120 ел тулуга багышлап нәшер ителүче басмалар тупланмасыннан чираттагысы.
“Башкорт тарихы” китабы 1994 һәм 2005 елларда башкорт телендә нәшер ителгән иде инде. Хәзер рус телендә дә ташка басылуы аның укучылары санын күпкә арттырачак, билгеле. Бу китап иң башта Төркиядә Зәки Вәлиди исән чагында төрек телендә басылган була. Әле аны рус теленә философия фәннәре кандидаты Әмир Юлдашбаев тәрҗемә кылган. Китапка кереш сүзне дә ул язган.

news_right_1
news_right_2
news_bot