news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Ютазы чаңгычысы беренче урынны алды

Чаңгы узышлары буенча Башкортстан Республикасы Чемпионаты узды.

(Ютазы, 6 февраль, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). 3-4 февральдә Уфа шәһәрендә вузлар арасында чаңгы узышлары буенча Башкортстан Республикасы Чемпионаты узды, дип яза җирле басма.

Уфа дәүләт медицина университеты студенты, спорт мастерына кандидат, ютазылы Гүзәлия Закирова 3 чакрымга ирекле стиль белән узышу буенча беренче урынын алды. Ул "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер Таһир Гиздетдинов җитәкчелегендә спорт белән шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot