news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Илһам Шакировка багышланган симфоник поэманың премьерасы булды

Уфада татар композиторы Ильяс Камалның «Кара урман аша» дип аталган симфоник поэмасының премьерасы булды. Ул 2019 елда вафат булган легендар татар җырчысы, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка багышланган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Ильяс Камал – композитор, виолончелист, дирижер, Россия һәм Татарстанның Композиторлар берлеге әгъзасы, 2019 елдан – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры, халыкара бәйгеләр һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты. Санкт-Петербургта туып үскән, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем алган.

«Башкортстан – әти-әниемнең туган ягы, мин Башкортстанны үз Ватаным дип саныйм. Минем туганнарым Чакмагыш һәм Илеш районнарында яши, - дип хәбәр итте Ильяс Камал агентлыкка. – Илһам Шакиров белән беренче тапкыр балачагымда Петербургта очраштым. Әнием аның җырларын бик ярата иде».

Симфоник поэма партитурасында Илһам Шакиров репертуарындагы җырлар файдаланылган. Композитор сүзләренчә, «Кара урман» җыры эпиграф темасы һәм әсәрнең төп лейтмотивы булган.

Яңа музыкаль әсәрне баш дирижер, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге Башкортстан Милли симфоник оркестры Башкортстан һәм Татарстан композиторларының көйләреннән торган концерт кысаларында башкарды. Тиздән бу программа Татарстан һәм Удмуртия шәһәрләрендә гастрольләр туры концертларында яңгыраячак. Искәртеп үтәбез, гастрольләр 7-11 апрельдә (7 апрельдә – Чаллыда, 8 апрельдә – Түбән Камада, 9 апрельдә – Ижевскида, 10-11 апрельдә – Казанда) уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot