news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада җырчы Рафаэль Рәхмәтуллин вафат

Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, шәһәр мәдәният сарае солисты Рафаэль Рәхмәтуллин 57 яшендә вафат булган.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Бүген Уфада җырчы, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, шәһәр мәдәният сарае солисты Рафаэль Рәхмәтуллин 57 яшендә вафат булган. Бу хакта аның дуслары социаль челтәрләрдә хәбәр итте, дип яза “Башинформ”.

Рафаэль Рәхмәтуллин иҗади эшчәнлеген 1980 елларда Мәләвез шәһәрендә “Движение” вокал-инструменталь ансамбле солисты буларак башлаган. Ул башкаланың алдынгы тенорларының берсе булган. Аның репертуарында танылган эстрада һәм классик әсәрләр урын алган. Салават Низаметдиновның “Звезда любви” рок-операсында җырлаган.

Артистны Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Нижневартовскига, Казанга чыгыш ясарга еш чакыра торган булганнар.

Җырчы белән хушлашу турындагы мәгълүмат ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot