news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада җырчы егетләр тамаша әзерләде

Әлеге мәдәни программаны талант ияләре ямьле яз бәйрәме - хатын-кызларыбыз хөрмәтенә әзерләгән

(Уфа, 26 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дәүләт филармониясе чираттагы үзенчәлекле тамаша әзерләде. Анда фәкать ир-егет артистлар гына катнаша.
Әлеге мәдәни программаны талант ияләре ямьле яз бәйрәме - хатын-кызларыбыз хөрмәтенә әзерләгән. Анда матур җырлар да, дәртле биюләр дә, юмор осталарының кызыклы монологлары да, виртуоз музыкантларның төрле уен коралларында өздереп уйнаулары да була.
“Шәп егетләр” исемле бу концертта татар һәм башкорт җырчылары, танылган сәнгать осталары Фәдис Ганиев, Азамат Тимеров, Искәндәр Газизов, Газим Ильясов, Рәдиф Зарипов, Әлим Каюмов һәм башкалар катнаша. Үзләренең мәхәббәткә, татлы сөю хисләренә мөлдерәмә тулы җырларын бүләк итәчәк алар тамашачыларга. Бу тамашаның премьерасы иртәгә Уфада була.

news_right_1
news_right_2
news_bot