news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Язучылар берлеге йорты һәм «Өфө юкәләре» скверы ачыла

30 майда, Уфада, Коммунистлар урамы, 34 адресы буенча, Башкортстан Язучылар берлегенең тарихи бинасы – Язучылар йорты ачылачак. Моннан тыш йорт янында «Өфө юкәләре» язучылар скверы да ачыла. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Тантана «Китап-Бәйрәм» III Халыкара китап ярминкәсе (30 май – 1 июнь) кысаларында узачак. Чарада «Китап-Җилкән» арт-объекты ачу да планлаштырыла. Шулай ук скверда урам китапханәсе оештырыла, анда һәр язучы автографлы китабын алып килә ала.

«Без бу көнне түземсезләнеп һәм дулкынланып көтәбез. Хәзер безнең язучыларның бергәләп җыелыр, иҗат итәр, проблемалар турында фикер алышыр өчен яңартылган, уңайлы ремонтлы йорты бар. Язучылар йорты ачылышында без үз сафларыбызга башкортстан Язучылар берлегенең яңа әгъзаларын кабул итәчәкбез һәм аларга таныклыклар тапшырачакбыз. Башкортстан Язучыларының яңартылган йортында әдәби кунак бүлмәсе, сәяси репрессия корбаннарына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга истәлек тактасы бар. Ә скверга куелган сәхнәдә җәйге чорда төрле чаралар, язучылар белән очрашулар уздыру планлаштырыла», – дип сөйләде Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100