Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада «Яттан» шигырь уку проекты старт алган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Уфада «Яттан» дип аталган яңа мәдәни проект старт алган - төрле яшьтәге төрле профессия кешеләре, бер залга тупланып, төрле телләрдә шигырьләр укыйлар һәм шагыйрьләр турында сөйләшәләр.
«Тукайга багышланган шигырь кичәсе уздырдык. Уңышлы узды. Төрле кешеләр Тукай иҗаты белән ничек танышулары турныда сөйләделәр, аның шигырьләрен укыдылар», дип хәбәр итә Уфаның «Ихлас» мәчете карамагындагы «Әлиф» иҗтимагый киңлеге.
Оештыручылар фикеренчә, очрашуның максаты шигырь уку гына түгел, ә бәлки, уйлый һәм фикерли белүче, сүз сәнгатенә хөрмәт белән караган кешеләрне бер урынга җыю. Оештыручылар бүгенге көндә Тукайның ни дәрәҗәдә актуаль булуын да бәяләргә тырышканнар.
Шигырь кичәсенең беренчесе шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан «Йәшлек House» яшьләр йортында узган. Кичә татар композиторларының әсәрләре яңгыраудан башланып киткән. Галимә, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация белән таныштырган.
Очрашуга иллеләп кеше килгән, 14 кеше шигырь укыган. Проектта катнашырга теләк белдерүчеләр арасында җитәкчеләр, эшмәкәрләр, актерлар, укытучылар, галимнәр булган. Шул исәптән, «Яттан» проекты авторы, эшмәкәр Алия Флайон, Башкортстанда Татарстан вәкиллеге җитәкчесе Илсур Ихсанов, танылган адвокат Динар Шакиров, язучы Асия Арсланова, «Ихлас» мәчете имамы Альфред Дәүләтшин, эшмәкәр Виктория Нургалиева, табиб Заһир Гаянов һәм башкалар.
Проект кагыйдәләре буенча катнашучылар шигырьләрне татар, рус, башкорт, инглиз телләрендә укый алган.
Оештыручылар проектны башка шагыйрьләргә багышланган кичәләр белән дәвам итәргә планлаштыралар. Алдагы очрашу герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланыр дип планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз