news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада яшь язучыларның чираттагы бәйрәме үтәчәк

Анда Индира Муллаянова белән Аида Хәйретдинова да үз китапларын тәкъдим итә

(Уфа, 12 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы Милли яшьләр театры бинасында,15 март көнне, яшь язучылар һәм шагыйрьләрнең быелгы бәйрәме оештырыла. Республикадагы яшь каләм әһелләренең 6нчы тапкыр шундый җыены бу.
Анда узган елда Башкортстан “Китап” дәүләт нәшриятында “Яшьләр тавышы” сериясендә китапларын бастырган республикадагы ике яшь татар иҗатчысы Индира Муллаянова белән Аида Хәйретдинова да үз китапларын тәкъдим итә.
Башкортстан “Китап” дәүләт нәшрияты 2004 елдан башлап “Яшьләр тавышы” дип исемләнгән махсус сериядә яшь каләмкярләрнең китапларын нәшер итә. Беренче елны анда тугыз китап дөнья күрсә, 2005 елда 10 китап басылып чыккан иде. Хәзер ел да шул санда китап нәшер ителә. Узган елда да нәшриятта тагын 10 яшь шагыйрь һәм проза остасының җыентыклары “ташка” басылды.
Башкортстандагы талантлы яшь каләм осталарының берсе Индира Муллаянованың да Башкортстан “Китап” дәүләт нәшриятында “Җан ярым” исемле тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Лирик шигырьләрдән торган шушы китапта яшь талант иясе яңа сүз, яңа фикерләр дә әйтә. Монысы инде каләм әһеле өчен иң мөһим сыйфатларның берсе.
Үз шигъри образларын оста рәссамнарча аерым ачык итеп күз алдына бастыру сәләтенә ия И. Муллаянова. Укучыны уйландыра да, хисләндерә дә авторның лирик геройлары.
Индира Муллаянова шигъри иҗатын журналисткадагы хезмәте белән белән бергә алып бара. Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алып чыккач, Уфадагы “Тулпар” татар журналына эшкә чакырдылар аны. Бүлек мөхәррире вазыйфасын башкару белән бергә, тормышыбызның төрле якларын яктырткан, көнүзәк мәсьәләләрне күтәргән үткер язмалары белән дә танылу алды Индира Муллаянова.
Аида Хәйретдинованың китабы “Яшьлек җыры” дип атала. Анда талант иясенең нәсерләре һәм хикәяләре кергән. Моңа кадәр Аида ханымның әсәрләре төрле матбугат басмаларында даими басыла килде һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан да, укучылар ягыннан да җылы кабул ителде.

.

news_right_1
news_right_2
news_bot