news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада яшђњче татар спортчысы дөнья чемпионаты җиңүчесе

Башкортстандагы танылган татар спортчысы, тђќрибђле рапирачы Реналь Ганиев Төркиянең Анталья шәһәрендә узган дөнья чемпионатында чираттагы җиңүгә иреште

(Уфа, 7 октябрь, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Башкортстандагы танылган татар спортчысы, тђќрибђле рапирачы Реналь Ганиев Төркиянең Анталья шәһәрендә узган дөнья чемпионатында чираттагы җиңүгә иреште.
Россия җыелма командасы эчендә чыгыш ясады якташыбыз. Шәхси ярышларда беренче өчлеккә керә алмаса да, команда ярышларында бронза медальгә лаек булды талантлы спортчы. Антальядагы бәйгедә ярымфиналда Россия җыелма командасының дүрт спортчысы Алмания рапирачыларыннан бик азга гына калышты. Ә бронза өчен ярышта алар үзләренең бар осталыгын күрсәтә алды.
Реналь Ганиев Башкортстандагы иң күренекле татар спортчыларының берсе. Быел гына да берничә зур бәйгедә җиңү яуларга өлгерде ул. Март аенда Германиядә узган халыкара бәйгедә бронза медаль алды Р. Ганиев. Аннан соң май аенда Санкт-Петербург шәһәрендә, рапирада фехтованиеның “А” классында уздырылган халыкара турнирда, Россия җыелма командасында уңышлы чыгыш ясап, көмеш медаль яулаган иде ул.
Россия ќыелма командасында татар спортчысы Реналь Ганиев соңгы берничә елда киң танылу алды. Афинадагы Олимпия уеннарында бонза медаль яулаган егет аннан соң да сынатмады. Рапирада фехтование буенча моңа кадәр дә дљнья кубогы өчен дә, Европа бәйгеләрендә дә ућышлы чыгыш ясады ул күп тапкырлар. Быел әле якташыбыз төрле дәрәҗәле тагын берничә бәйгедә катнашачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100