news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада яшәүче танылган татар галиме юбилее
Башкортстанның атказанган укытучысы Камил Шәехморза улы Әхияров тормышында истәлекле вакыйга. Үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгели
Скопировать ссылку
(Уфа, 17 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы атаклы галим, педагогия фәннәре докторы, профессор, РСФСРның һәм Башкортстанның атказанган укытучысы Камил Шәехморза улы Әхияров тормышында истәлекле вакыйга. Үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгели ул.
Шушы уңайдан танылган шәхес күп төбәкләрдән котлаулар кабул итә. Камил Әхияров Илеш районының Манчар исемле татар авылында туып үсә. Уфадагы педагогия институтын тәмамлагач, Борай районы Чалкак урта мәктәбендә башта укытучы булып эшли, аннан соң директор вазыйфаларын башкара.
Кандидатлык диссертациясен уңышлы яклаганнан соң, К. Әхияров Бөре дәүләт педагогия институтына эшкә чакырыла. Анда башта проректор, аннан ректор вазыйфаларында хезмәт итә.
Камил Әхияров, җаваплы вазыйфалар үтәсә дә, фән белән дә бик җитди шөгыльләнә. Аның дистәләрчә укыту-методик һәм гыйльми хезмәтләре нәшер ителде һәм югары бәя алды.
Әлеге вакытта Камил Әхияров БР Фәннәр академиясенең педагогика һәм психология буенча гыйльми шурасы рәисе. Русия белем бирү академиясе әгъза-корреспонденты, Халыкара фәннәр академиясе академигы дигән югары дәрәҗәле исемнәре бар талантлы һәм булдыклы милләттәшебезнең.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2