news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада яшәүче хатынны телевизор өчен ирен үтерүдә гаеплиләр

Телевизор каналларын сайлауда уртак фикергә килә алмагач, хатын элеккеге иренең йөрәгенә пычак белән кадаган.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”).  Башкортстан Тикшерү комитеты соравы буенча, суд Уфада яшәүче 36 яшьлек хатын-кызны сак астына алырга карар чыгарган. Аңа “Үтерү” маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 16 мартта кич белән бергә яшәүче элеккеге ир белән хатын өстәл артында бәйрәм иткән. Шуннан соң, алар телевизор караганда ачуланыша башлаган. Телевизор каналларын сайлауда уртак фикергә килә алмагач, хатын элеккеге иренең йөрәгенә пычак белән кадаган. Алган җәрәхәттән 41 яшьлек ир-ат урында ук үлгән.

Хәзерге вакытта әлеге җинаятьнең барлык сәбәпләре ачыклана. Кайбер эксперт тикшеренүләре билгеләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100