news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада яшәүче хатын-кызга суд фатирыннан 30 этне чыгарырга кушкан

Моңа кибетнең түшәмендә, диварда, сәүдә залында барлыкка килгән сары таплар сәбәп булган.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Уфаның Дим районында урнашкан кибет хуҗасы өске катта яшәүче этләрне суд аша фатирдан кудыруга ирешкән, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Әлеге уңайдан акт төзелгән. Аның нигезендә, кибетнең түшәмендә, диварда, сәүдә залында сары таплар булуы исбатланган. Моның сәбәбе – 16нчы фатирда яшәүче этләр. Алар лоджиягә чыгып кече йомышларын үти икән.

Нәтиҗәдә, эшкуар һәм фатирында 30 эт асраган хатын-кызның күршеләре хуҗабикәне судка биргән. Суд аны 250 мең сумга якын штрафка тарту, ә фатирны этләрдән бушату турында карар чыгарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot