Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада яшәүче хатын-кыз янгын чыгарган күршеләреннән суд аша 2,5 млн сум акча алган
Башкортстан Югары суды күршеләр арасындагы низагка нокта куйган.
(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Башкортстан Югары суды күршеләр арасындагы низагка нокта куйган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
2017 елның гыйнварында Уфа шәһәренең Орджоникидзе районында шәхси йортта зур янгын чыккан. Зыян килгән йортның 3/5 өлешенең хуҗасы, йортның 2/5 өлешен биләгән күршеләреннән компенсация сорап, дәгъва белән судка мөрәҗәгать иткән.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, янгын - җавап тотучы якның агач верандасында, сүндерелмәгән шырпы яисә тәмәке төпчегеннән чыккан. Гражданнар үз мөлкәтләрен кайгырту һәм куркыныч тудырылган очракта аны яклау хокукына ия булганлыктан, район суды зыян күргән якның дәгъвасын канәгатьләндергән. Компенсация һәм суд чыгымнары күләме 2 млн 545 сум дип билгеләнгән.
Зыян салган як апелляциягә биргән. Әмма югары суд инстанциясе район суды карарын үзгәртмәгән, диелгән Башкортстан Югары суды матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз