news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Япония татарлары турында китапның исем туе үтте
Әлеге китап Япониядә инглиз телендә нәшер ителгән
Скопировать ссылку
(Уфа, 16 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында мөһаҗирлектәге татар һәм башкорт галимнәре хакында “түгәрәк өстәл” сөйләшүе үтте.
Кызыклы очрашуда Башкортстан президенты хакимиятенең бүлек мөдире Әмир Юлдашбаев, Башкортстан дәүләт университеты доценты Лариса Черникова һәм танылган галимә Лариса Усмановалар катнашты.
БДУ доценты Лариса Черникова Кытайдагы төрки-татар мөһаҗирлеге тарихы турында сөйләсә, галимә Лариса Усманова исә Япониядәге татарларның берничә буыны хакында мәгълүматлар бирде.
“Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә иң мавыктыргыч өлеш, әлбәттә инде, Лариса Усманованың “Төньяк-көнчыгыш Азиядә төрки-татар диаспорасы” дигән китабын тәкъдим итү булды. Автор бу китабын Япониядә инглиз телендә нәшер иткән.
Татарларның Япониягә күпләп күченүе Октябрь инкыйлабыннан соң була. Анда алар тупланып яши, туган телне, динебезне күз карасыдай саклый. Мөхәммәт Корбангалиев атлы милләттәшебезнең Япониядә беренче мәчетне төзетүе, анда шулай ук Коръән Кәрим китабын нәшер иттерүе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Гомумән, М. Корбангалиев Япониядә төрки-мөселман мөһаҗирләрен берләштерүдә гаять зур роль уйный.
“Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә журналистлар галимнәргә күп сораулар бирде һәм үзләре өчен бихисап кызыклы мәгълүматлар алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2