news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада янгын сигнализациясе кабынгач, сәүдә үзәгеннән 3,5 мең кешене чыгарганнар

Урынга янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре килгән.

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Уфада "Мега" сәүдә үзәгендә янгын сигнализациясе кабынгач, 3,5 меңләп кешене һәм хезмәткәрләрне чыгарганнар. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

“Янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре янгын сигнализациясен тикшерү өчен "Мега" сәүдә үзәгенә килгән. Сәүдә үзәге хезмәткәрләре 3,5 меңләп кешене , шул исәптән 500 баланы чыгарган”, - диелгән хәбәрдә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгын сигнализациясе эшләп китүгә сәбәпне ресторанда плитәдә ризык янып китү дип белдергәннәр.

"Макдоналдс" ресторанында плитәдә әзерләнүче ризык көеп киткән, әмма ут капмаган. Шунлыктан ут сүндерү булмаган”, - диелгән матбугат хәбәрендә.

  • "Мега" сәүдә үзәгенең мәйданы 141,8 мең квадрат метр. 2011 елда ачылган үзәк шәһәр белән аэропортны тоташтыручы юлда урнашкан. Ул шәһәрдә гаилә белән туклануда иң зур урын булып тора.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot