news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада яңартылган курчак театры ачылды

Уфада яңартылган курчак театры ачылды
Фото: © www.bashinform.ru

23 декабрьдә Уфада «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында реконструкциядән соң тантаналы рәвештә Башкорт дәүләт курчак театры ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Учреждениене яңарту эшләренә ике ел элек керештеләр, бу максатка барлыгы 1,38 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Тантаналы чара алдыннан, Кыш бабай һәм Кар кызының сәламләү сүзләреннән соң, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әкият персонажы – Уфаның символы булган сусарга театр ачкычын тапшырды. Төбәк Башлыгы яңартылган театрның эчен карады, балалар һәм яшьләр өчен мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү, спектакльләр кую буенча учреждениенең яңа мөмкинлекләре белән танышты.

Яңартылган театр түбәсендә Җир шары моделе урнаштырылган, ул әйләнеп торачак һәм тәүлекнең караңгы вакытында якты утлар белән яначак. Бинаның фасадына да яктырту җайланмасы куелган, аның уемнарында зур курчак урнаштырганнар. Төсле витражлар һәм дизайнер алымнары театрны Башкортстан башкаласының визит карточкасына әверелдергән.

Реконструкциядән соң театрның мәйданы ике тапкырдан күбрәккә (2,5 меңнән 6,4 мең квадрат метрга кадәр) арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100