news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада яңа туган баласын 10 мең сумга саткан хатын-кызны хөкем иттеләр

Суд хатын-кызны ике ел сынау елы белән өч елга шартлы рәвештә хөкем иткән.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Уфада яңа туган баласын 10 мең сумга саткан хатын-кызны хөкем иттеләр, дип яза «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Бала сату турында социаль челтәрләр аша билгеле булды. Балашихада яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз ике ел элек Уфада кыз бала тапкан. Хатын-кыз медицина учреждениесендә булачак ананың исеменә булган паспорт белән теркәлгән.

Бала табу йортыннан чыккач, хатын-кыз баланы бер гаиләгә 10 мең сумга биргән. Суд хатын-кызны ике ел сынау елы белән өч елга шартлы рәвештә хөкем иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100