news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада яңа мђчет тљзелешенә нигез салынды

Уфа үзәгендә тагын бер яңа мәчет төзеләчәк. Әле аңа нигез ташын салу тантанасы үтте

(Уфа, 7 декабрь, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Уфа үзәгендә тагын бер яңа мәчет төзеләчәк. Әле аңа нигез ташын салу тантанасы үтте.
Яңа мәчет Уфаның матур урынында, Курчак театры бинасы янында калкып чыгачак. Яңа Ходай йортына нигез салу тантанасына баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге дин әһелләре килде. Тәлгать хәзрәт әйтүенчә, әлеге мәчет берьюлы меңнән артык кешене сыйдырырлык булачак. Аның янында гына Россия Ислам университетының яңа бинасын да төзү каралган. Әлегә бу төзелешләрнең кайчан башланачагы хакында тәгаен генә әйтелмәде.
Уфада моңа кадәр дә республикада гына түгел, ә бар Россиядә иң зур мәчетләрнең берсен төзи башлаганнар иде. Әмма Уфаның Салават проспектында төзелә башлаган ул мәчет “сакаллы” төзелешкә әйләнде. Соңрак ул төзелешкә тәгаенләнгән акчаларга “аю мае” сөртүләре ачыкланды. 300 миллион сум акча уңга-сулга таратылып беткән булып чыкты. Башкортстан Контроль-хисап палатасы хезмәткәрләре мәчет төзелешендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре хакында сөйләп күп акчаларның билгесез юнәлешкә җибәрелүләрен, максатсыз файдалануын әйтте. Әле бу хәл буенча җинаять эше ачылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100