Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада яңа елдан троллейбус һәм трамвайларда йөрү арзанайды
Бүгенге көннән транспортта йөрү 22 сумнан 20 сумга калган.
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада яңа елдан троллейбус һәм трамвайларда йөрү арзанайды. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентыгы хәбәр итә.
Мондый яңа ел бүләген уфалыларга шәһәрнең муниципаль электротранспорт идарәсе үзенең 80 еллык юбилее һәм Яңа ел бәйрәме хөрмәтенә ясарга ниятләгән.
Бүгенге көннән транспортта йөрү 22 сумнан 20 сумга калды, дип хәбәр итә Уфа шәһәре хакимияте матбугат хезмәте.
Социаль челтәрләрдә бу хәбәрне төрлечә бәялиләр. Кайбер уфалылар моны "бу бәяне киметү түгел, бу сизелерлек тә түгел" дип ирония белдерсә дә, күпчелек "Яңа елдан бөтен әйбергә бәя артканда бу бик күңелле яңалык", дип, шатлануын белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз