news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада “Йөрәк сүзе” шигъри проекты җиңүчесенә автомобиль бүләк итәләр

Күпмилләтле төбәкләрдә телне саклау һәм үстерүгә кагылышлы үзәккә тигән социаль проблемага җавап бу, ди оештыручылар.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Уфада узачак  “Йөрәк сүзе” шигъри проектында башкорт телендә шигырь укучы дуэтлар катнаша. Җиңүчегә автомобиль бүләк ителәчәк, дип әйткән проект җитәкчесе Наилә Сәфәргулова.  Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Танылган шагыйрьләр һәм актерлар, музыкантлар һәм журналистлар, поэзия яратучылар шигъри осталыкта көч сынашачак. Шигъри ярыш финалы Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында 17 декабрьдә узачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

“Бу минем өчен йөрәк авазы проекты. Безнең республикада, башка күпмилләтле төбәкләрдә телне саклау һәм үстерүгә кагылышлы үзәккә тигән социаль проблемага җавап бу. Безнең проект — үзенә күрә халык мөнбәре ул. Анда катнашучылар җәмгыятьне борчый торган проблемалар турында йөрәктән чыккан сүзләр белән йөрәккә барып җитәрлек итеп сөйләшә”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100