Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада хореограф Ринат Абушахманов Станиславскийның көмеш медале белән бүләкләнде
30 майда Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрында хореограф, педагог-репетитор, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Ринат Абушахмановның иҗади эшчәнлегенә 25 ел тулуга багышланган бенефис булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Башкортстан Театр әһелләре берлеге рәисенең беренче урынбасары, Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделмәнов театр һәм хореография сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Ринат Абушахмановка Россия Театр әһелләре берлегенең дәрәҗәле бүләген - К.С.Станиславскийның көмеш медален тапшырды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз