news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада халыкара китап ярминкәсендә хәйрия акциясе өчен 500дән артык китап җыйганнар

Уфада «Китап-Бәйрам» халыкара китап ярминкәсендә хәйрия акциясе өчен 500дән артык китап җыйганнар. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Форум эшенең өч көне дәвамында китапханәләр, нәшриятлар, ярминкә кунаклары әдәби әсәрләр белән уртаклашты. Китапларны Уфа хосписына һәм балалар социаль учреждениеләренә тапшырганнар. Шулай ук хәйриячеләр ярдәме белән оешмаларга китап алу өчен сертификатлар бирелгән.

Моннан тыш, бүләкләр «Балачак» гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәгенә, «Радуга» социаль һәм коррекцион ярдәм үзәгенә, Учалының «Гаилә» үзәгенә, Уфаның «Бергә» гаилә үзәгенә, «Үзенчәлекле балалар» каты авыру балаларга ярдәм итү хәйрия фондына, Күгәрчен районының «Самрау» гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәгенә һәм башкаларга тапшырылды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot