news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Уфада халыкара «Китап-бәйрәм»дә ТАТМЕДИА үз продукциясен тәкъдим итә

Уфада халыкара «Китап-бәйрәм»дә ТАТМЕДИА үз продукциясен тәкъдим итә
Алсу Исмәгыйлева

Бүген Уфада ачылган халыкара «Китап-бәйрәм»дә Татарстаннан ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан китап нәшрияты үз продукцияләрен тәкъдим итәләр. 

Барлыгы бәйрәмгә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән нәшриятлар, редакцияләр, китапханәләр, музейлар, иҗат берләшмәләре җыелган. Алар, һәрберсе үз мәйданчыгында сәүдә итүдән тыш, лекцияләр, презентацияләр, язучылар, белгечләр белән очрашулар оештыра. Бәйрәм өч көн барачак һәм алга таба ел саен үткәреләчәк дип планлаштырыла.

ТАТМЕДИА АҖ бу чарага «Казан утлары» китапханәсе сериясендә нәшер ителгән кесә китапларын, тәбрикләмәләрне, «Салават күпере» журналы редакциясе чыгарган продукцияне тәкъдим итә. 
Акционерлык җәмгыятенең берәмләп сату департаменты җитәкчесе урынбасары Алсу Нәбиева сүзләренчә, сатып алучыларны аеруча татар телендә чыккан тәбрикләмәләр кызыксындыра. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100