news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе уза

28 февральдә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында драматург, Башкортстан Республикасының халык шагыйре, Г.Сәләм исемендәге Республика премиясе лауреаты, Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнгам Атнабаевның тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Театрның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Әнгам Атнабаевны искә алу кичәсенә шагыйрьләр һәм язучылар, мәдәният эшлеклеләре, шагыйрьнең якыннары һәм якташлары, аның иҗатын яратучылар җыелачак. Театр фойесында Әнгам Атнабаевның кече Ватанындагы мәктәп музее фондларында сакланучы экспонатларны үз эченә алган күргәзмә оештырылачак.

Театральләштерелгән музыкаль кичәдә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, Уфаның «Нур» татар дәүләт театры артистлары катнашыр дип көтелә. Шулай ук Тәтешле районыннан килгән һәвәскәр артистлар чыгыш ясаячак. Сәхнәдә Әнгам Атнабаевның шигырьләре, шагыйрь сүзләренә Рим Хәсәнов, Юлай Үзәнбаев, Илдар Гомәров һ.б. композиторлар иҗат иткән җырлар яңгыраячак, спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot