news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада узган түгәрәк өстәлдә катнашучылар генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды

Уфада узган «Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстан халыклары: Миңнегали Шәйморатов истәлегенә» түгәрәк өстәле тәмамланганнан соң, анда катнашучылар Башкортстан башкаласының Совет мәйданындагы генерал Шайморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Фото: © «Татар-информ», Рөстәм Шакиров

Чәчәкләр салуда Башкортстан районнарыннан килгән Туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар, шулай ук Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре – яңа тарих бүлеге мөдире Илнара Ханипова һәм бүлек хезмәткәрләре Әлфия Галләмова һәм Илнар Гарифуллин катнашты.

Фото: © «Татар-информ», Рөстәм Шакиров

Миңнегали Шәйморатов – БАССРның Кармаскалы районы Биштәк (хәзерге Шәйморат) татар авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры булган. Россия Федерациясе Герое.

news_right_1
news_right_2
news_bot