news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада узачак «Идел» татар-башкорт фестиваль-бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Чараның максаты – профессиональ халык һәм академик вокал сәнгатен, шулай ук Башкортстан һәм Татарстан арасындагы мәдәни хезмәттәшлекне үстерү.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 16-17 ноябрь көннәрендә Уфада узачак «Идел» Халыкара татар-башкорт фестиваль-бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

  • «Идел» фестивале 2011 елда гамәлгә куелган.

Чараның төп максаты – профессиональ халык һәм академик вокал сәнгатен, шулай ук Башкортстан һәм Татарстан арасындагы мәдәни хезмәттәшлекне үстерү.

Чарада Россия төбәкләре һәм башка илләрдән башкорт һәм татар телләрендә җырлаучы урта һәм югары уку йортларының иҗади бүлекләре студентлары һәм әлеге бүлекләрне тәмамлаган яшьләр, шулай ук вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр чакырыла.

  • Фестивальдә катнушчыларның яше – 16-35 яшь (балалар номинацияләрендә катнашучыларныкы – 7-15 яшь).

Фестиваль «Башкорт халык җыры» (озын көй) яки «Татар халык җыры» (озын көй); башкорт профессиональ композиторының (яисә эстрада эшкәртүендәге халык җыры) яки татар профессиональ композиторының (яисә эстрада эшкәртүендәге халык җыры) эстрада җыры, башкорт яки татар профессиональ композиторының академик җыры номинацияләре буенча үткәрелә.

Гаризалар 6 ноябрьгә кадәр idelfestival@gmail.com электрон почтасына кабул ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100