news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада узачак «Китап бәйрәме» ярминкәсенә филателистлар җыелачак

Уфада «Китап бәйрәме» II халыкара китап ярминкәсе кысаларында филателиягә багышланган семинар узачак. 30 майда Башкортстан Республикасының Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханәсендә почта маркалары каталоглары авторы һәм нәшире Гурген Кочарян маркалар кулланып балалар өчен чаралар үткәрү тәҗрибәсе, шулай ук балаларны филателия белән кызыксындыру турында сөйләячәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Китап һәм укый торган кеше бәйрәме Башкортстан башкаласында 30 майдан 1 июньгә кадәр узачак. Бу вакыйга бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән китап нәшер итүчеләр, язучылар һәм укучыларны җәлеп итү ноктасына әверелде.

Шулай ук, Уфада узачак «Китап бәйрәме»нең төп сәхнәсендә Вахтангов турында спектакль күрсәтәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot