news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Ураза бәйрәменә әзерләнәләр

Бәйрәмдә баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин котлавы көтелә.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Уфада 15 июньдә Ураза бәйрәме көнендә “Башкортстан” лайфстайл үзәге мәйданында республика чарасы уза. Бәйрәмне “Ферзь эшлекле клубы” социаль әһәмияттәге проектлар үсеше төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте Уфа шәһәре хакимияте ярдәмендә оештыра. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Башкортстан башкаласы халкын һәм кунакларны башкорт, татар эстрада җырчылары чыгышы, хәләл ярминкә, балалар өчен анимация мәйданы һәм бәйрәм пылавы көтә. Бәйрәмдә баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин котлавы көтелә.

Ураза бәйрәме ачык мәйданда була һәм анда теләге булган һәркем гаиләләре белән килә ала.

Бәйрәм көндезге 11 сәгать 30 минутта башлана. 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot