news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Ufa.Tatar» форумы башланды

Уфада «Ufa.Tatar» форумы башланды
Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

29 ноябрь көнне Уфа шәһәренең «Артерия» үзәгендә заманча форматта «Ufa.Tatar» форумы уза. Чарада Казан һәм Уфаның танылган сәнгать, җәмәгатьчелек һәм мәгариф эшлекләре катнашында татар милләтенең заманча чагылышы, урбанизация чорында телнең һәм мәдәниятнең саклануы һәм үсеше турында сүз барачак.

Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

Форумда ачык сөйләшү, «Акыл мәктәбе»ннән лекторий, TEDx, ярминкә, күргәзмә һәм башка кызык форматлар көтелә. Чарада Нурбәк Батулла, Рәдиф Кашапов, Әлфрид Бустанов, Райнур Хасанов, Айдар Шәйхин һәм башкалар катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot