news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада туып-үскән ике гүзәл зат Россиянең иң медияле хатын-кызлары топ-50нә керде

Сигезенче урынны Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, ә рок-җырчы Земфира 48нче урынны яулаган.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). «Медиалогия» компаниясе Россия хатын – кызларының медиарейтингын 2018 елның мартыннан 2019 елның мартына кадәр әзерләде. Уфада туып-үскән ике гүзәл зат медияле хатын-кызлар топ-50гә керде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Сигезенче урында - Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина (массакүләм-матбугат чараларында бер ел эчендә хәбәрләр саны — 66 274). Рок-җырчы Земфира 48нче урынны алды (12 174 хәбәр).

Рейтинг лидерлары - рәсми Россия дипломаты, Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова (158 474 хәбәр), Россия сәясәтчесе, журналист Ксения Собчак (135 265) һәм телетапшырулар алып баручы Ольга Бузова (118 566).

Медиарейтинг 49 меңнән артык чыганак: ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-мәгълүмат чараларын үз эченә алган «Медиалогия» системасы базасы нигезендә Россия массакүләм- мәгълүмат чараларындагы хәбәрләр саны буенча төзелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100