news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Тукайга багышланган чаралар оештырыла

БДПУнда мәктәп укучыларының “Тукай моңнары” дип аталган конкурс-фестивале үтте

(Уфа, 29 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда да бу көннәрдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган төрле мәдәни-әдәби чаралар үтә. Мәгариф оешмалары да искә алу чараларыннан читтә калмый. Башкортстан дәүләт педагогия университетында мәктәп укучыларының “Тукай моңнары” дип аталган конкурс-фестивале оештырылды.

Анда республика районнарыннан 200гә якын бала килгән. Кызлар һәм малайлар Тукай шигырьләрен укыды һәм аның әсәрләре нигезендә театрлаштырылган тамашалар күрсәтте. Бәйгенең үзенчәлеге шунда – чыгышлар татар, башкорт рус, инглиз, җәмгысе 8 телдә бара.
Башкортстан педагогия университетында Габдулла Тукайга багышланган бәйрәмнәр моңа кадәр дә күп оештырыла иде. Ә “Тукай моңнары” дип исемләнгән яңа бәйге-фестивальгә башлангыч быел гына салынды. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тәкъдимен университет җитәкчелеге дә, татар милли оешмалары да хуплап каршы ала.

Республиканың төрле төбәкләреннән татар теле укытучылары үзләренең иң сәләтле укучыларын алып килгән бу бәйгегә.
“Тукай моңнары” бәйгесе университет җитәкчелеге һәм хөрмәтле кунакларның котлаулары, бәйгегә җылы теләкләре белән башлана. Бәйге үзе сигез урында дәвам итә. Укучыларның чыгышларына университет мөгаллимнәре, танылган артистлар һәм милли оешмалар вәкилләре бирә.
Жюри рәисе Алик Локманов укучыларның әзерлегенә югары бәя бирә.
Менә җиңүчеләрне бүләкләү мизгелләре дә җитә. Укучылар төрле номинацияләрдә бәяләнә һәм бүләкләнә. Һәр номинациядә өчәр җиңүче һәм гран-при ияләре бар. Җиңүчеләр үзләре дә, укытучылары да бәхетле бу көнне. Дүртөйле районының Иске Баеш авылы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Фирдүс Гәрәев белән Стәрлетамак шәһәренең 5нче гимназиясе 11нче сыйныф укучысы Зөлфирә Сөнәгатуллина гран-прига лаек.

“Тукай моңнары” бәйгесе тәмам. Киләсе елларда ул даими үткәреләчәк . Аның Башкортстан президенты карамагында оештырылачагы турындагы хәбәрне бәйрәмдә катнашучылар алкышлап каршы ала.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot