news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Тукай Уфада» дип аталган балалар бәйгесе узган

Уфада «Тукай Уфада» дип аталган балалар бәйгесе узган
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Уфада «Тукай Уфада» дип аталган балалар бәйгесе узган. Анда мәктәп укучылары, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм көллият студентлары катнашкан. Конкурсантлар Габдулла Тукай әсәрләре буенча театральләштерелгән тамашалар тәкъдим иткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Бәйгенең төп идеясе – яшьләр арасында Тукай иҗатын популярлаштыру, татар теленә, әдәбиятына һәм мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, шулай ук укучыларда сәхнә сәнгате күнекмәләрен формалаштыру.

Конкурста Башкортстанның Дүртөйле, Иглин, Илеш, Кушнаренко, Миякә һәм башка районнарыннан, Уфаның Г.Заһитова исемендәге 84 һәм 65 номерлы татар гимназияләреннән, Салават шәһәренең 4 номерлы мәктәбеннән, шулай ук М.Акмулла исемендәге педагогик көллияттән, Д.Б.Мурзин исемендәге Кушнаренко көллиятеннән укучылар, студентлар һәм театр коллективлары катнашты, диелә хәбәрдә.

Абсолют җиңүче – гран-при иясе Миякә районының М.Абдуллин исемендәге 1 номерлы мәктәп укучылары коллективы булган. Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot