news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Тукай моңнары» Бөтенроссия фестиваль-конкурсының финалы узды

Уфада «Тукай моңнары» Бөтенроссия фестиваль-конкурсының финалы узды
Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «Стәрлетамак татарлары» төркеме

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында халкыбызның бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукай моңнары» Бөтенроссия фестиваль-конкурсының финалы узган. Сәхнәдә төрле яшьтәге балалар 13 телдә Тукай әсәрләрен укыган. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Стәрлетамак татарлары» төркеме хәбәр итте.

Жюри составында Башкортстанның һәм Татарстанның танылган мәдәният эшлеклеләре, филология фәннәре докторлары һәм артистлар булган. Алар балаларның башкару осталыгына гына түгел, ә әсәрнең эчтәлеген никадәр тирән аңлавына, сүзләрнең дөрес әйтелешенә һәм сәхнә культурасына аеруча игътибар иткән. Балалар татар һәм башкорт телләре белән беррәттән, рус, инглиз, төрек, үзбәк һәм башка телләрдә чыгыш ясаган.

Тукай – ул безнең рухи таянычыбыз. Балаларның аның иҗатына карата шундый кызыксыну күрсәтүе – телебезнең һәм мәдәниятебезнең киләчәге өметле булуы турында сөйли, дип билгеләп үткән бәйгене оештыручылар.

Гала-концертта гран-при ияләренә һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. «Нур» театры сәхнәсе бу көнне чын мәгънәсендә дуслык һәм шигърият бәйрәменә әверелде. Әлеге фестиваль Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чаралар циклында иң якты вакыйгаларның берсе булып истә калачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot